Күңел гөлем - Равия Ганиева
Шрифт:
Интервал:
Закладка:
"Әткәй" дигән назлы исем
Әйтмәдең балалыкта.
Үсеп җиткәч назлап әйттең,
Син яшисең барлыкта.
"Әткәй" сүзен матур итеп
Әйттең ир атасына.
Үпкә белдерсәң дә үзең,
Яшәдең һич сер бирмичә
Очраган хатасына.
Ата дигән назлы сүзне,
Ата дигән назлы сүзне
Аңлаттын балаларга.
Яшәдең, сөелеп яшәдең,
Тоз салмый яраларга.
Ата кеше эше белән
Сокландыра тормышта.
Аларның көче саф һава
Безнең яшәү, сулышта.
Минем рухым – синең рухың,
Син дөньяда кунакта.
Бул шәфкатьле, мәрхәмәтле
Бул һәрвакыт тыйнак та.
Табигатьне күзәт, кызым,
Ничек сызылып таң ата?
Таң алдыннан тышка чыксаң,
Сиңа җиһан аңлата.
Үпкә, ызгыш, талаш булса,
Ишетмәскә син тукта.
Аңла, балам, сиңа әйтәм,
Син бит минем рухта.
Кеше белән бул берлектә,
Яшә һәрчак дуслыкта.
Ихатаңда булсын терлек -
Яшәрсең гел туклыкта.
Кешеләргә бир син киңәш,
Дусларың белән яшә.
Кирәк булса чын күңелдән
Чатна, яшендәй яшьнә.
Күңелеңдә булсын синең
Үткән буыннар даны.
Үткән буын – минем буын
Синдә атаңның каны.
***
Фатима белән Миңнисага.
Аклы күлмәк кияр идем
Әгәр ситсасын тапсам.
Сез янымда торган кебек
Тәмле җимешләр капсам.
Сез янымда торган кебек,
Кулга китапны алсам.
Шатлык күлендә йөзегез,
Хатларны язып салсам.
Сезнең белән барам төсле
Уфа урамнарыннан.
Котылдым, котылдым бугай,
Тормышның ачы җилләре,
Көчле бураннарыннан.
Сезнең янда булсам һәрчак
Хыялым шашкан чакта.
Сөйләрмен әле очрашкач,
Дусларым, шушы хакта.
Күңел белән чәчәк бирәм
Туган көнеңне котлап.
Хәреф өемнәрем күпме
Өләшәм потлап, потлап.
Әкият кебек үткән көннәр,
Йөредем сезнең арада.
Тирләп, пешеп, очып кайта
Хыял атым
Сезнең янга бара да.
***
Ничек картаям дип әйтим
60 яшь ул карт мени?
Төшләремдә әткәкәем
("Яз, тизрәк, яз" – дип)
Җиңнәремнән тарткалый.
Күпме күңелдә сөю-наз
Шуларны язасым бар.
Бер-берсен сөйсен, яратсын
Сөя белгән барлык пар.
Күңелемдә күпме ният,
Күпме изге теләк бар.
Өләшенмәгән бит әле
Күңелемнең җимешләре,
Килер буын кешесенә
Тиеш булган бүләкләр.
Хыял белән булам бала
Үсмер һәм яшьлек төстә.
Буламын бәби үстергән
Иң-иң куәтле көчтә.
Томанлы көн.
Томанлы көн моңсу була,
Күңелләргә шом сала.
Эшләр эшең, әйтер сүзең
Тик әйтелмичә кала.
Томанлы көн моңсу була,
Моңсу уйлар уйлата.
Уйларыңны чиге булмый,
Тугайларны уйлап та.
Томанлы көн моңсу була,
Йөрәкләрне талдыра.
Фикерләре томанлылар
Тик хәтерне калдыра,
Кулга каләм алдыра.
Дуслык арканнарын ишегез.
Телефон үз гомерендә
Чыбыкларны күп суза.
Кеше тормыш юлын һәрчак
Сынаулар аша уза.
Кайберләре үтә шома,
Сынаулары бик сирәк.
Сынауларны үтәр өчен
Кемгәдер күп көч кирәк.
Кемдер тормыш мисалларын
Берничек тә чишәлми.
Бутала: акны ак дими,
Караны кара диялми.
Дөрес мисал, дөрес мәсьәләне,
Турылыкны кеше тиз чишә.
Дөрес җавап өчен ул тормышта
Арканнарын өзелмәслек ишә.
Әй, кешеләр! Тормыш мисалларын
Дөреслеккә карап чишегез!
Матур тормыш, алсу таңнар,
Тыныч, хезмәт сөеп яшәү өчен
Дуслык арканнары ишегез.
***
Күңел гөлен килә үрчетәсем
Һәр кешегә бүләк итәсем.
Гөл чәчәккә күмелеп, шатлык белән
Төп йортыма килә китәсем.
Алып китә алмам бер нәрсәмне,
Калдырырга теләп ашыгам.
Шуңа ахры өйдә яшим, язам,
Ерак юлга бик сирәк чыгам.
Минем җанга рухи көч биргәнгә
Килә башкаемны иясем.
Бәхетле бул, рәхәтлектә яшә,
Шатланырга бел син, диясем.
Минем хәлне аңлаган кешене
Килә кочакласым, үбәсем.
Ходай аңа өеп шатлык бирсен,
Күккә тидерсен бер түбәсен.
Рәхмәт сүзе алган кешеләрем
Яшәсеннәр һәрвакыт рәхәт.
Тормыш ямен тойсын, сихәт булсын
Шатландырсын һәрбер хәрәкәт.
***
Тәҗрибәм бай, тормыш мине
Ачы, төче белән сыйлады.
Картайгач та шушы сынаулар
Һич тә күңелемә сыймады.
Адым саен әйтеп барам төсле
Ак дәфтәргә төшәр сүземне.
Сынау тапшыргандай итеп тоям,
Әллә нишләп, һәрчак үземне.
Кемдер читтән тыңлап тора төсле,
Сөйләр сүзем, эшләр эшемне.
Үзем беләм: бушка җибәрмәдем
Ата-анам биргән,
Үзем җыйган хәләл көчемне.
***
Тормыш кайный, бөтенесе ашыга:
Шаулап тора авылым иртәсе.
Тырышлыклар белән уңыш ала
Һәр колхозчы, һәрбер йортның хуҗабикәсе.
Иртән-иртүк торып сыер сава,
Каз-үрдәген куып илтәсе.
Кош-кортларны барла, бакча кара
Бу эшнең һич тә юк бетәсе.
Ирен, балаларын эшкә озата,
Үзенә дә эшкә китәсе.
Ашау-эчү, кием салым белән
Барысын да тәэмин итәсе.
Зур мәшәкать, ыгы-зыгы белән
Шулай үтә авыл иртәсе.
Тормыштагы авырлыкны җиңеп,
Соңгы юлга да бар китәсе.
Кояш нуры
Кояш чыга, дөнья матурлана,
Дөнья матурлана, нурлана.
Кояш чыгу матурлыгын тойган
Олылана, һәрчак зурлана.
Кояш чыга, нурын тигез чәчә,
Яктылыгын бирә һәр көнгә.
Дөнья матурлыгын күрә белгән
Шатлык бүләк итә һәркемгә.
Кеше елмаюы сокланырлык.
Кояш нурларына тиң була.
Үз бәхетен һич тә яшерә алмый,
Башкаларга тигез ул бүлә.
Кояш нуры, кояш яктылыгы
Яшәү чыганагы, көч бирә.
Кеше көчне кояштан күп ала
Һәм тормышта үзе көч сала.
Кояш кебек якты уйлы булсын,
Кояш кебек булсын йөзләре.
Хезмәтләре зур уңышлар бирсен
Муллык белән килсен көзләре.
Кояш нуры төшә ап-ак карга,
Кояш нуры төшә киртәгә.
Кояш нуры көчен бирсен бүген,
Яшәр өчен безгә иртәгә.
Кояш кебек балкыйк без, кешеләр!
Нурлы булсын туган җиребез.
Акыл, намус, хезмәт белән яшик
Нурын чәчсен туган илебез.
Кояш нуры балкый җир йөзендә
Кышын, язын, җәен, көзен дә.